Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Әтиебезгә

7 июнь көнне гаиләбез күген кара болыт каплады. Зәңгәр кук йөзебезнең Кояшы - тормышыбызның маягы булган Әтиебез фаҗигале төстә арабыздан китте. Аяз көнне яшен суккан бу көннән инде 40 тапкыр Әтисез моңсу таңнар атты, 40 тапкыр караңгы төннәр төште. Түбәндәге шигырь юллары Әтиебезгә хәер-дога булып барып ирешеп, аның рухын шатландырса...

7 июнь көнне гаиләбез күген кара болыт каплады. Зәңгәр кук йөзебезнең Кояшы - тормышыбызның маягы булган Әтиебез фаҗигале төстә арабыздан китте. Аяз көнне яшен суккан бу көннән инде 40 тапкыр Әтисез моңсу таңнар атты, 40 тапкыр караңгы төннәр төште. Түбәндәге шигырь юллары Әтиебезгә хәер-дога булып барып ирешеп, аның рухын шатландырса иде, Әй Раббым!

Ятим иттең, Әти, ташлап киттең,

Мәхрүм иттең Ата назыңнан.

Их бу тәкъдир! Беләсе иде:

Маңгайларда ниләр язылган?

Киңәшләрең җитми, Әти, синең безгә,

Уй-фикерең, үгет-нәсыйхәт.

"Улым, кызкайларым"- дип дәшкәндә

Күзләрең сирпегән мәхәббәт.

Өйрәттең син, Әти, гадел булып,

Тырыш булып безне яшәргә.

Авырлыклар килсә - бирешмичә,

Сабыр итеп тормыш кичәргә.

Маяк булдың, Әти, тормышыбызда,

Үстердең безне биреп бар көчең.

Үрнәгебез дә син, горурлыгыбыз да,

Мәңгелек син, Әти, безнең өчен.

Изге иде, Әти, ниятләрең,

Ә эшләрең үрнәк булырлык,

Синең кылган гамәлләрең

Тарихта да язылып калырлык.

Сөйләшәсе иде, Әти, синең белән,

Арабызда сине килә күрәсе.

"Әти, Әтием", - дип чәчләреңнән

Сыйпап, назлап сине сөясе.

Кайтырсың, дип, Әти, күңел көтә,

Йөрәк көтә сине зарыгып.

Көн артыннан айлар, еллар үтәр,

Гомер үтәр сине сагынып.

Хушлашмадың шул, ашыгып киттең,

Салып безне газап утына.

Соңгы сүзебез, Әти, сиңа инде:

"Хуш, Әти, бәхил бул, мәңгегә!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X