Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Әткәй миләше

Өй каршында үсә бүген Әткәй утырткан миләш. Шул миләшне күргән саен Күзләремә килә яшь. Яз көнендә шау чәчәккә Утыра ул күмелеп, Миләш төсле әткәм ята Ак кәфенгә төренеп. Җимешләре бигрәк ачы Ашаган һәр кешегә. Ачы булса да, кабам әле Дәва була йөрәккә. Сагынганда, кайчагында Кочаклыймын миләшне. Күңелемә якын була, Кочам...

Өй каршында үсә бүген

Әткәй утырткан миләш.

Шул миләшне күргән саен

Күзләремә килә яшь.

Яз көнендә шау чәчәккә

Утыра ул күмелеп,

Миләш төсле әткәм ята

Ак кәфенгә төренеп.

Җимешләре бигрәк ачы

Ашаган һәр кешегә.

Ачы булса да, кабам әле

Дәва була йөрәккә.

Сагынганда, кайчагында

Кочаклыймын миләшне.

Күңелемә якын була,

Кочам гүя әткәйне.

Кайткан саен, башым иеп

Сәлам бирәм миләшкә.

Охшап кала шулчак агач

Каршы алган әткәйгә.

Беркайчан да тимәгез сез,

Кисмәгез сез миләшне.

Рәнҗетерсез кебек, дуслар,

Минем газиз әткәйне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X