Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Тукай көне Минзәлә үзәк китапханәсендә

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Минзәлә үзәк китапханәсендә узган шигырь кичәсеннән уңай хисләр белән генә таралыштык.  

Шигырь укучылар- район авыллары китапханәчеләре, клуб хезмәткәрләре, берничә укучы бала, автор-башкаручылар, өлкән яшьтәге шигырь сөючеләр иде. Сәламләү сүзендә үзәк китапханә мөдире Резеда Ягафарова 1946 елда, китапханәнең 60 еллыгын бәйрәм иткәндә, аңа Габдулла Тукай исемен бирү турында карар кылынган, тик рәсми документлар эшләнеп бетмәү сәбәпле,азагына җиткерелмәгән, хәзер исә үзенең әлеге идеяны тормышка ашыру белән януын әйтте.Афәрин, шулай булсын!

 14 яшьтән алып 80 яшькә кадәр Тукай шигырьләрен, үзләренең иҗат җимешләрен укучылар арасында төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде.”Милли бизәк” номинациясендә үзенең Тукайга багышланган шигырен укып, Г.Тукайның “Карлыгач” сүзләренә җырлап биргән Әтрәкле авылында яшәүче 71 яшьлек шагыйрә Кифая апа Рәхмәтуллина җиңеп чыкты.”Тәфтиләү”не өздереп җырлаган Хуҗәмәт авылыннан 60 яшьлек Кәүсәрия Шәймәрданова, “Туган тел”не җырлаган Усай авылыннан Айгөл Зариповалар “Милли җыр” номинациясендә билгеләнде. “Театраль инсценировка”да “Әсмабикә ахирәт”не уйнап –сөйләп биргән Дәвек кызлары Альбина Шәйхетдинова белән Гүзәлия Сәхәбетдинова; “Автор – башкаручы”да Тауасты Байлардан 80 яшьлек Фәрит Миргалимов,Иске Маҗыннан Гүзәлия Хамматова, Кадрәктән Фәрхенур Чернышова, Мәлкәннән Зөлфия Равилова, Минзәләдән Нәкирә Лотфрахманова, Минзәләдән Раушания Гыймаева- Титова, Минзәләдән Наҗия Пучкова;”Тукайның рус телендә яңгырашы”нда Яңа Маҗыннан Елена Аксенова;”Иң яш башкаручы”да Николаевкадан 14 яшьлек Амелия Кирамова;”Милли традицияләрне саклаучы”да Наратлы Кичү авылыннан Әнисә Салихова;”Сәнгатьле сөйләм”дә Иркәнәштән Сиринә Шәрәфетдинова, Гөлектән Гөлнара Закирова, Татар Мөшегесеннән Әлфия Әхмәтова;”Шигърияткә мәхәббәт”тә Иске Александровкадан Гөлшат Фәхриева, Бикбаудан Әлфия Нуруллина,Югары Юшадыдан Ләйсәния Казанцева, Аюдан Вәсилә Әхмәтҗановалар җиңеп чыкты. Иң куандырган, сулышларны иркенәйтеп җибәргән мизгел дип Югары Тәкермән авылыннан 16 яшьлек Алия Салихованың үзе язган “Тукайлы халкым минем”дигән шигырен укуы булды минем өчен! “Өмет”дигән номинациядә билгеләп үтелгән талантлы кыз балага уңышлар юлдаш булсын иде, Минзәләбез данын күтәреп җибәрердәй шагыйрә булып үсеп җитсен иде!

                                                 Нурсибә Адиева,

                           Минзәлә театрының әдәби бүлеге мөдире

Күбрәк фотоларны безнең фотогалереяда карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Җөмлә төзелешләре аңлаешлы түгел, хөрмәтле автор!