Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Тулбаема

Басу юлыннан авылыма ашыгам. Ничек яратмыйсың сине, Тулбай! Таң атканда басу-кырларыңда Өзелеп моңнар суза таныш тургай. Тиргәвеш, Сөрмәт елгалары Урап ага ике ягыңнан. Әйтерсең лә яшь казларның Толымнары үреп салынган. Әй, Тулбаем! Җәйләреңдә Сөрмәт буйларында Тәгәри-тәгәри җиләк җыйдым. Кышларын Тиргәвеш ярларында Чана-чаңгыларда карга чумдым. Язлар килү белән кырларыңда Иген чәчте...

Басу юлыннан авылыма ашыгам.

Ничек яратмыйсың сине, Тулбай!

Таң атканда басу-кырларыңда

Өзелеп моңнар суза таныш тургай.

Тиргәвеш, Сөрмәт елгалары

Урап ага ике ягыңнан.

Әйтерсең лә яшь казларның

Толымнары үреп салынган.

Әй, Тулбаем!

Җәйләреңдә Сөрмәт буйларында

Тәгәри-тәгәри җиләк җыйдым.

Кышларын Тиргәвеш ярларында

Чана-чаңгыларда карга чумдым.

Язлар килү белән кырларыңда

Иген чәчте авылым уңганнары.

Алтын көзләрдә мул уңыштан

Икмәк пешерде җитез кызлары.

Гомеребез буе сөендердең безне

Табигатең, бай тарихың белән, Тулбай,

Эш сөючән, уңган егет-кызларың

Тату яшик гомер-бакый гел шулай.

Тал-тирәктә сайрый кошлар,

Яланнарда уртлый атлар...

Шул мизгелләрне генә күрер өчен

Тулбайга кайтыгыз бер, туганнар!

фотография vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев