Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Урыс авылы мәктәбе укучыларының Габдулла Тукайга багышлап язган шигырьләре

Р.Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем мәктәбенең "Чишмә башы/ Родные истоки" мәктәп түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗаты.Түгәрәк атнага 4 сәг уздырыла. "Без бергә" балалар иҗат фестивалендә, "Тәүге адымнар" рестублика иҗат конкурсында катнашып җиңүгә ирештеләр.Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабирова Светлана Рафаэль кызы.

Тукай шигырьләре белән
Һәр татар җирдә туа
"Бишек җырын" тыңлап үсә
Ямьле "Туган авылында"

"Туган тел" ен тыңлый татар
Үз җирендә һәм читтә
Туган илен сагынып кайта
Әгәр еракка китсә

"Су анасы", "Шүрәле" се
Әдәп, тәртипкә өйрәтә
"Әллүки"ие тыңлап кеше
Күңелләрен тирбәтә.

" Эш беткәч, уйнарга ярый! "
Рәхәтләнеп уйныйбыз
Тукай! Бик зур рәхмәт әйтәм,
Укыйбыз да җырлыйбыз!

Закиров Данияр, 6 сыйныф


Су анасы ,Шүрәлеләр
Җен-пәри, албастылар.
Мине тәрбияләү өчен
Каршыма ук бастылар.
Кеше әйберенә тимим ,
Әни сүзен бик тыңлыйм.
Яшьтэн үк эшкә өйрәнәм,
Эш бетмичә уйнамыйм!
Тукай шигырьләре мине ,
Яхшылыкка өйрәтә.
Укымасаң, ач китапны !
Тукай сине дэ өйрәтер!

Сафин Камиль, 6 сыйныф


Тукай - халык баласы


1886...
Ямьле язның иртәсе...
Туа җиргә кечкенә малай,
Сөенә әткәй-әнкәсе.
Тик озак бармый сөенеч,
Ятим кала кечкенә Апуш .
Кайгы арты кайгы килә,
Сыный аны шулай язмыш.
Үги әби булгангамы,
Булмый бабай сөенече.
"Алты күгәрченгә бер чәүкә"ул,
Фәкыйрьлекнең көенече.
Казан базарлары сата аны :
"Асрауга кемгә бала кирәк?"
Апуш өчен иркә кочак кирәк,
Халкым өчен бөек шагыйрь кирәк.
Кырлае да каршы ала аны,
Үз баласы кебек якын итеп.
Туган җире кебек тансык була,
Зур шагыйрьгә әле читкә китеп.
Тукай туган язлар ел да килә,
Шигырьләргә,җырга,моңга күмә.
Үстерүдә халык көчен куйган,
Тукай бит ул халык өчен туган.
Тукай - халык баласы.
 Харисова Эльвина, 6 сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев