Уянмас инде...
Әнкәм истәлегенә Минзәләнең кышы бигрәк салкын, Үлем сулышы кебек тоела; Агачлардан бәсләр, Күзләремнән яшьләр Һаман... һаман...һаман коела... Күзләремнән яшьләр коела, Булмасынчы гомер буена. Юк, салкыннан түгел, Бу - кайгыдан... Елау түгел, бары моң гына; Үз бурычын әнкәм төгәлләде, Зур йокыга талды моң гына. Ул йокыга талды тын гына, Шуңа күңел...
Әнкәм истәлегенә
Минзәләнең кышы бигрәк салкын,
Үлем сулышы кебек тоела;
Агачлардан бәсләр,
Күзләремнән яшьләр
Һаман... һаман...һаман коела...
Күзләремнән яшьләр коела,
Булмасынчы гомер буена.
Юк, салкыннан түгел,
Бу - кайгыдан...
Елау түгел, бары моң гына;
Үз бурычын әнкәм төгәлләде,
Зур йокыга талды моң гына.
Ул йокыга талды тын гына,
Шуңа күңел сагыш, моң гына.
Кышкы карлар алар тиздән эрер,
Җир яз суын эчеп туялмас;
Кошлар килер,
Гөлләр уянырлар -
Әнкәм генә инде уянмас...
Өзелеп теләсәм дә уянмас...
Иңнәремә кулын куялмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев