Минзәлә
  • Рус Тат
  • Ватан өчен!

    Укучылар иҗаты Алия ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА, Минзәлә районы Урыс урта мәктәбе, 8 сыйныф укучысы Ватан очен! Дошман явы аяк басты илебезгэ, Кара болыт таратты ул күгебезгэ! Күтәрелде бердәм булып барлык халкым, Ил озатты яуга кыз-улларын. Бу кайгыдан бакчадагы гөлләр сулган, Фашистларның ниятләре явыз булган! Бирешмәде арысландай ир егетлэр, Явыз дошман куркып калды,чигенделәр!...

    Укучылар иҗаты

    Алия ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,

    Минзәлә районы Урыс урта мәктәбе, 8 сыйныф укучысы

    Ватан очен!

    Дошман явы аяк басты илебезгэ,

    Кара болыт таратты ул күгебезгэ!

    Күтәрелде бердәм булып барлык халкым,

    Ил озатты яуга кыз-улларын.

    Бу кайгыдан бакчадагы гөлләр сулган,

    Фашистларның ниятләре явыз булган!

    Бирешмәде арысландай ир егетлэр,

    Явыз дошман куркып калды,чигенделәр!

    Тылда халык эшли: «ВАТАН ОЧЕН!»

    Япь-яшь кызлар һәм балалар куя көчен!

    Икмәк игә,корал ясый,кием тегә,

    Сугыштагы якыннарын көтеп,яшен тугә.

    Көтеп алган жиңү килде халкыбызга,

    Явыз дошман башын иде алдыбызда!

    Бу көннәрне онытырга мөмкинме сон?

    Батырларны олыларга без калмыйк сон!

    Кадер -хөрмэт курсәтикче батырларга,

    Алар лаек зур хөрмәткэ ,иң зур данга!

    Көрәшик без,тыныч булсын ил-көнебез,

    Аяз күкнең кадерләрен сез белегез!

    * * *

    Актанышка кайттык. Капка ачык.
    Әкрен генә эчкә узабыз.

    Әтиемә карыйм: сагынган ул,
    Сыпыргалый болдыр тузанын.

    "Утыр әле, кызым, сөйлим сиңа,
    Бабакаемның тормыш юлларын.

    Ничек итеп аның сугышканын,
    Ничек итеп җиңү яулавын."

    Сугыш башланганда кырык бердә
    Бабаң булган бары унсигездә.

    Япь-яшь егет, үзен аямыйча,
    Туптан аткан дошманнарны сайламыйча.

    Күп яралар алган Вәҗи бабаң,
    Батырлыгы өчен медаль, орден алган.

    Инәкәем, синең әбикәең, кызым,
    Хәзергәгә аны саклап калган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: