Якташыбыз Вәсимә ХӘЙРУЛЛИНА Минзәләне сагына:
Минзәлә нуры Дөнья ямен, тормыш тәмен Тоймаган бер чорымда, Очрады яшьлек дусларым Гел көтмәгән урында. Агарганбыз, чаларганбыз, Без инде әби-бабай. Үзгәрсәк тә, күңелләр саф, Күгәрмәгәнбез алай. Оныттырмаган утыз ел Яшьлек хатирәләрен. Әйләнде хәтерләребез Минзәлә тирәләрен. Кызыл күлмәкле ташпулат, Училище эчләрен. Ак алмагачлы каланың Язгы ап-ак кичләрен. Йөрдек Минзәлә ярында, Уйлар...
Минзәлә нуры
Дөнья ямен, тормыш тәмен
Тоймаган бер чорымда,
Очрады яшьлек дусларым
Гел көтмәгән урында.
Агарганбыз, чаларганбыз,
Без инде әби-бабай.
Үзгәрсәк тә, күңелләр саф,
Күгәрмәгәнбез алай.
Оныттырмаган утыз ел
Яшьлек хатирәләрен.
Әйләнде хәтерләребез
Минзәлә тирәләрен.
Кызыл күлмәкле ташпулат,
Училище эчләрен.
Ак алмагачлы каланың
Язгы ап-ак кичләрен.
Йөрдек Минзәлә ярында,
Уйлар йөгерек безнең.
Шунда беренче ярлары
Сөелгән күбебезнең.
Ярым үсмердән яшьлеккә
Кергән кадерле урын.
Сирпи һаман безнең күңел
Ямьле Минзәлә нурын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев