Ялгыз каен
Тау башында ялгыз каен үсеп утыра. Юк, ул берүзе генә түгел, ләкин, ул - ялгыз. Инде менә ничә еллар буе ул язын да, көзен дә сары яфраклар ябынып утыра. Яз җитеп, кояш җиргә җылылыгын бирә башлагач та бу каен яфракка бөреләнми. Әйләнә-тирәдәге агачлар ямь-яшел булып кәпрәеп утырганда, ул каен -...
Тау башында ялгыз каен үсеп утыра. Юк, ул берүзе генә түгел, ләкин, ул - ялгыз. Инде менә ничә еллар буе ул язын да, көзен дә сары яфраклар ябынып утыра. Яз җитеп, кояш җиргә җылылыгын бирә башлагач та бу каен яфракка бөреләнми. Әйләнә-тирәдәге агачлар ямь-яшел булып кәпрәеп утырганда, ул каен - сап-сары. Алтын түгел, сары...
...Чишмә тавына агачлар утыртырга ул елны бөтен мәкгәп чыкты. Кыз белән егет (әле ул вакытта кызчык белән малай) - ике чып-чын дус бөтен утырткан агачлары арасыннан берсен «дуслык агачы» дип атап утырттылар. Ничектер юктан гына килеп чыкты ул.
Малай, кызга ярдәм итәм, дип ялгыш бармагын яралаган иде. Кызчык та югалып калмады: тиз генә кулъяулыгы белән малайның бармагын бәйләп куйды. «Дуслык хөрмәтенә» (бәлки, «дуслык аркасында» дияргә дә кирәктер) тамган ике тамчы кан өчен шушы агачны алар «дуслык агачы» дип атадылар.
Еллар үтә торды, малай Сабан туе батыры булырлык баһадир егет, ә кызчык искиткеч сөйкемле, күз явын алырлык чибәр кыз булып үсеп җиттеләр. Аларга ияреп каеннары да үсте, горурланды. Башка агачлар янында иң матуры, яшеле булды. Әллә каян теп-тез булып күренеп тора! Шушы еллар эчендә «хуҗалары» көн саен диярлек аның янына килеп хәлләрен сораштылар, бер сүз белән әйткәндә, каен белән үстеләр. Алар үскән саен дуслык җепләре ныгыды, тора бара зуррак хискә - мәхәббәткә әверелде.
Егетнең кызга мәхәббәт аңлатуына да, кызның шатлыгыннан зәңгәр төнне кояшлы көнгә караганда да ныграк яктыртуына да, беренче үбешүләренә дә шаһит булды бу каен. Аларның һәр сөенече каенга да күчә иде. Ул тагын да матурлана төшә иде.
Әйе, авылда чакта, егет белән кыз каенкайны ялгызын гына калдырмадылар. Укуларын бетереп шәһәргә чыгып киткәч тә, атна саен кайтып йөрделәр. Каенкай яшь парны гел сагынып көтеп ала, алар юкта бераз монсуланып башын исә дә, мәхәббәттән янып торучы күзләрне күргәч кабат турая, гүзәлләнә торган булды.
Егет белән кызның мәхәббәтләре шундый саф, чиста иде... Алардан да бәхетлерәк кеше юк иде. Әйтерсең, алар гына сөю хисен кичерә, ә башкаларга бу чит... Бу бәхетне беркем дә боза алмас, шатлыклы көннәр мәңгелек сыман тоелды. Ләкин... Беренче мәхәббәт ул җан өчен генә. Беркайчан да беренче мәхәббәтебез мәңгегә безнеке булмый шул. Мондый сүзләрне еш ишетергә туры килде Кыз белән Егеткә. Ләкин алар ышанмадылар. Ышанырга теләмәделәр. Ничек алай булсын ди ул? Кем аерсын аларны? Аларныкы кебек көчле мәхәббәтне бозарга, бер-берсен гомерләреннән дә ныграк яраткан ике йөрәкне аерырга кемнең кулы барсын ди инде!..
Чыннан да, кешеләр аларга сокланып карыйлар иде. Берсе дә аларны аерырга базмады. Ләкин бар нәрсә дә бездән генә тормый шул... Язмыштан узмыш юк диләр бит. Бәлки бардыр да. Ләкин инде мондый очрак, синең язмышың - язмыштан узу булганлыгын гына дәлилли шул... Әйе, кешеләр аларның бәхетләренә тимәдәләр. Ә менә язмыш дигәннәре шактый ачы кыланды үзләре белән...
...Язның беренче кояшлы көннәре иде. Агачларның яңа гына яфрак ярган чаклары. Имтиханнары иртәрәк беткәнгә, Кыз авылга үзе генә кайтып китте. Ә Егет шәһәрдә калды. Кочаклашып саубуллаштылар да, Кыз юлга чыкты. Кем белгән бит, бу кочаклашуның соңгысы, ә саубуллашуның иртәгәгә кадәр түгел, ә мәңгелеккә буласын... Кыз авылга әйбәт кенә кайтып җитте. Җитте җитүен, ләкин аны анда көтелмәгән хәбәр көтеп тора иде инде. Егетен ток сугып үтерүен ишеткәч кыз нишләргә дә белмәде. Үз аякларына үзе абына-абына Кыз күз яшьләренә буыла-буыла чапты да чапты. Уянып киткәч, үзенең тау башына кадәр барып җиткән булып чыкгы. Җаны шунда дәшкәндер, күрәсең. Яраткан каенына күз салгач, ул бераз айнып киткәндәй булды. Ямь-яшел агачлар арасында бер генә каен сап-сары булып утыра. Егетнен бу дөньяда инде булмавы аны да тетрәндергән. һәм ничек кенә эле!
...Инде ничә айлар буе Кыз өеннән дә чыкмыйча утыра. Еламый да ул, ләкин көлми дә. Теге каһәрле көннән сон елмаю аның йөзеннән мәңгегә китте. Аның янында әти-әнисе дә, туганнары-дуслары да, Егетнен якыннары да өзелми. Ләкин ул беркемне дә күрми, беркем белән дә сөйләшми. Аны беркем дә анламый төсле аңа. Шулай шул, бөтен дөньясы кап-кара төстә булганда, син беркемне дә күрмисен...
...Инде менә ничә еллар буе тау башында ялгыз каен үсә. Юк, ул берүзе генә түгел, ул - ялгыз...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев