Минзәлә
  • Рус Тат
  • Яшәсен безнең Тукай

    Йөз утыз ел элек Кушлавычта Туган дие бер малай. Габдулла атлы булсын , диеп Эндәште микән Ходай. Кендек каны тамган Кушлавычта, Күз яшьләре тамган Кырлайда. Язмыш аны бердә аямаган Йөрткән әллә кайларда. Кырлай урманында ,,Шүрәле"не, ,, Су анасы"н күргән шул чакта. Асрамага биреп җибәргәннәр, Казаннарга чапкан пар атта. Ятимлектә, кулдан...

    Йөз утыз ел элек Кушлавычта
    Туган дие бер малай.
    Габдулла атлы булсын , диеп
    Эндәште микән Ходай.

    Кендек каны тамган Кушлавычта,
    Күз яшьләре тамган Кырлайда.
    Язмыш аны бердә аямаган
    Йөрткән әллә кайларда.

    Кырлай урманында ,,Шүрәле"не,
    ,, Су анасы"н күргән шул чакта.
    Асрамага биреп җибәргәннәр,
    Казаннарга чапкан пар атта.

    Ятимлектә, кулдан - кулга күчеп,
    Өйдэн - өйгә йөргән чакларда,
    Җыйгандыр ул моңны күңеленә
    Мәңгелеккә диеп сакларга...

    Газапларны җиңеп яшәр өчен
    Биргәндер көчен Ходай.
    Гасырлардан - гасырларга күчеп
    Яшәсен безнең Тукай.

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: