Минзәлә
  • Рус Тат
  • Язым калган икән...

    Бик эзлисем килә яшьлегемне Шаулап килгән ямьле язлардан. - Язың узган , бу синең яз тугел, Дигән аваз килә кайлардан. Язгы ташу кебек ташысам да, Шаккаттырып булмас кемне дә. Көләрләр кук ташу куып йөрсәм, Күз сал әле, диеп, көзгегә. Дәрте бар да, дәрман кая диеп, Юкка җырламыйлар икән лә. Уза...

    Бик эзлисем килә яшьлегемне
    Шаулап килгән ямьле язлардан.
    - Язың узган , бу синең яз тугел,
    Дигән аваз килә кайлардан.

    Язгы ташу кебек ташысам да,
    Шаккаттырып булмас кемне дә.
    Көләрләр кук ташу куып йөрсәм,
    Күз сал әле, диеп, көзгегә.

    Дәрте бар да, дәрман кая диеп,
    Юкка җырламыйлар икән лә.
    Уза икән кабатланмас язлар
    Калсын, әйдә, сагынып сөйләргә.

    Яшел яшьлек артта калган икән
    Сары көзем килгэн сөйрәлеп.
    Артта калган гомерем искә төшеп,
    Сыкрап - кысылып куйды йөрәгем.

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: