Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Югалту

Мәшһүр җырчы - сандугачыбыз Әлфия апа Авзалованың якты истәлегенә багышлана. Бүген нидән күңел моңсулана, Әллә бер якынын югалткан. Арабыздан бер сандугач киткән, Әлфиясез бүген таң аткан. Зәңгәр күктән карап елый болыт Безнең кайгыбызга кушылып. Сыктау катыш югалту ачысы Чыга йөрәкләрдән ургылып. Әлфия апа, җырың белән үстек, Отып алдык бер тыңлаудан....

Мәшһүр җырчы - сандугачыбыз Әлфия апа Авзалованың якты истәлегенә багышлана.


Бүген нидән күңел моңсулана,
Әллә бер якынын югалткан.
Арабыздан бер сандугач киткән,
Әлфиясез бүген таң аткан.

Зәңгәр күктән карап елый болыт
Безнең кайгыбызга кушылып.
Сыктау катыш югалту ачысы
Чыга йөрәкләрдән ургылып.

Әлфия апа, җырың белән үстек,
Отып алдык бер тыңлаудан.
Ямьле иде яшьлегебез күге
Бу җырлардан, бу моңнардан.

Китте безнең халкыбызның
Чын энҗесе, чын мәрҗәне.
Аның үлемсез җырлары
Яңгыратыр киң мәйданны.

Әлфиясез кабат атар таңнар,
Көндәгечә,кабат кояш баер.
Буй җитмәслек якты йолдыз булып,
Хәтердә ул мәңге калыр!

Күңел нидән бу кадәрле моңсу?
Баксаң, асыл ташын югалткан.
Ул иде бит яшәргә дәрт өстәп,
Моңсу күңелләрне юаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев