Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Фәнүзә Миңнулловна - "Каен агачы"

Райондашларыбыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

Басу кырында башын аска игән
Матур каен агачы.
Каенкаем, ниләр булды, сөйлә әле
Бөтенләйгә күзләреңне йомганчы.


Кырыңдагы барлык дусларың
Матур яшел яфракка төренгән,
Синең генә яфракларың саргаеп,
Ботакларың җиргә тигән.


Син дә үсә идең бит
Җылы кояш нурларына төренеп,
Барлык басу-кырларга
Үзеңчә матурлык, ямь биреп.


Әйт, каенкаем, әйт әле,
Кемнәр сине болай рәнҗетте:
Шаулап үскән ботакларыңны сындырып
Үзеңне кара күмер итте?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев