Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Гүзәл Заһриева - Минзәләм – горурлыгым

Райондашларыбызның иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

Туган җир ул – иң кадерле,

Кендек каны тамган изге җир.

Әби-бабамнарның эзен саклап,

Сине һәрчак көтеп торган җир.

Минзәлә ул – минем туган җирем,

Җырларда макталган моңлы як,

Кунакчыллык белән дан казанган,

Юллар чатындагы зур маяк.

Тарихына баксаң, искитмәле,

Һәр чор эзен салган биредә,

Гарәп илләренең кәрваннары...

Канлы чукындыру көне дә...

Горур халкы, ләкин баш имәгән,
Авырлыклар аша чыныккан.
Динен саклап, гореф-гадәтләрен

Буын саен биргән, ныгыткан.

Иңне-иңгә куеп яши бездә

Төрле милләт, төрле диндәге.

Гөрләп күтәрелә шәһәребез,

Дуслык аның ныклы терәге.

Гүзәл Заһриева, гимназия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев