Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Лиза Әхмәтгалиева - "Гүзәл дә син, минем Минзәләм"

Якташларыбыз иҗаты

Гүзәл дә син, минем Минзәләм
Күз алдымда һаман син, Минзәләм!
Горур булып пәйдә буласың.
Ык суында йөзеп гомер иткәнгәме,
Мине үзеңә тартып торасың.

Кай тарафка китсәм,
Сине сагынып кайттым.
Гашыйк идем гүзәллегеңә.
Кошлар моңы тулган таңнарыңа ,
Кыр болының, үзәннәреңә.

Сагышларның сары икәнлеген
Синнән киткәч кенә аңладым.
Еллар сулар кебек ага торды,
Ә мин һаман кайта алмадым.

Гәрәбәдәй тәгәрәгән еллар
Мине һаман алдый тордылар,
Ә язмышның усал кануннары 
Кайтыр юлга киртә булдылар.

Гомер мизгелләрен саный-саный
Көннәр үтте төнгә бәйләнеп.
Теләсәң дә кайтып булмый икән
Гомер иткән җиргә әйләнеп.

Әй, Минзәләм!
Сине сагынуымны
Җилләр җиткерерләр таңнарда.
Матур ядкарь булып 
Синдә үткән гомер
Калды инде минем уйларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев