Минзәлә
  • Рус Тат
  • Лупповның әзер күлмәкләр кибете урнашкан бина

    Кибет бинасы 19 гасыр ахырында төзелгән. Шәһәрнең иң матур биналарының берсе. Әлеге архитектура һәйкәле - классицизм юнәлешендәге эклектика стилендә.

    Альбина БЕДАРЕВА, туган якны өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре

    Кызганычка каршы, хәзерге вакытта, реконструкция үткәрелгәчтен бинаның беренчел күренешенә шактый зур үзгәрешләр кертелә. Бу симметрик урнаштырылган өч ризалитка (ризалит – бинаның аның барлык биеклегенә баручы чыгып торучы өлеше) ия өч өлешле композицияле урам фасады булган бер катлы бина була. Диварларны детальләштерүдә ак таштан ясалган чыгынтылар, махсус “замок” ташлары (таш гөмбәзнең яки арканың өстендәге  дивар салуның чөйсыман яки пирамидаль элементы) металлик фурнитура кулланыла. Ә ризалитларның өстендә араларында чүкеп ясалган рәшәткәләр булган аттик диварчыклар (бинаның очындагы кәрнизнең өстендә ясалган декоратив диварчыклар) урнашкан була.

    Бина - сәүдәгәр А. Н. Лупповныкы. Биредә революциягә кадәр әзер күлмәкләр кибете эшләгән. Кибет бик зур - бинаның склад һәм ярдәмче бүлмәләр буларак кулланылучы подвалы була. Әмма, күрәсең, сәүдәгәрнең эшләре бик уңышлы бармаган. Ул чорда яшәүчеләрнең кибет хакында кызыклы хатирәләре сакланган: “Биредә өченче сортлы, нигездә Лодзьдан кайтарылган материалдан әзер күлмәкләр белән сәүдә иттеләр. Кибетнең хуҗасы Луппов иде. Кибетнең күренеше түбәндәгечә иде: тәрәзәләр әзер күлмәкләр белән капланган, шуңа күрә кибет эчендә һәрвакыт ярымкараңгы иде, ә караңгы төшкәч үзенчәлекле зәңгәр төсле пыялалы лампа кабызалар иде. Лампа керосинга эшли, яктылыкны аз бирә иде, шуңа ярымкараңгы вакытта материалның кимчелекләрен дә, төсен дә юньле-рәтле карап булмый иде. Товар әйләнешен җанландырып җибәрү йөзеннән кибет каршындагы галерееда кулында һәрвакыт берәр пар чалбар булган бер үткер сатучы йөреп тора иде. Авызын ачып йөргән берәр крәстиянне күреп алса, тизрәк кулыннан тотып, кибеткә алып кереп китә иде. Әгәр клиент качып котылалмаса, аңа кибеткә керү белән үк төрле яктан ике яки өч приказчик ташлана иде һәм мәҗбүриләп әзер күлмәкләр тоттыралар иде. Җиде кат тир чыкканчы сатулашалар иде, әгәр дә сатып алучы чыгып киткән очракта, аның артыннан урамга чабып чыгып, кире кибеткә өстерәп алып кереп китәләр иде”.

    Кибет белән янәшәдә, аның ишегалдында агач торак йортта сәүдәгәр үзе торган.

    Совет заманында биредә шәһәр аптекасы иде, хәзер исә – шәхси кибетләр.

    Бина мәдәни мирас объекты булып санала һәм дәүләт тарафыннан саклана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: