Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

“Школьный” скверында уңайлы мохит булдырылачак

Шәһәрнең 1 нче урта мәктәбендә “Школьный” скверын төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгатьчелек катнашында фикер алышулар булды.

Минзәлә, 24 гыйнвар, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина). Фикер алышуларда якын-тирәдәге җир участокларының һәм биналарның милекчеләре, активистлар, җирле оешмалар вәкилләре, эшмәкәрләр, гомумән, шушы скверның киләчәгенә битараф булмаган шәһәребез гражданнары катнашты. Фикерләрен җиткерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган иде.
Скверларны төзекләндерү кешеләрдә ял итү культурасын формалаштырырга тиеш. Сквердагы зоналарда һәркемгә үзенә кирәкле шөгыльне табу өчен шартлар тудырылырмы? “Школьный” скверын төзекләндерү шәһәр инфраструктурасына да йогынты ясармы? Шундый һәм башка бихисап мәсьәләләрнең хәл ителүен күздә тотып чыгыш ясады җәмәгатьчелек тыңлауларында катнашучылар.
Чарада катнашучыларның чыгышларында яшеллек, матурлык турында кайгыртулары, кешеләргә уңайлы мохит тудырырга омтылулары чагылды, балаларга, яшь гаиләләргә, өлкәннәргә, гомумән, шәһәр гражданнарына ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырырга кирәк дигән фикерләр дә яңгырады.
Очрашуда бигрәк тә шушы сквер янында урнашкан 1 нче урта мәктәп, медицина училищесы вәкилләренең, шулай ук студентларның, территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләренең фикерләре аерым бер урын алып торды. Сквер төзекләндерелгән очракта, файдалы да булсын иде, дигән фикерләрен белдерделәр чыгыш ясаучылар.
Шәһәребезнең әлеге скверы төзекләндерелгәч, халыкның иң яраткан ял итү урыннарының берсенә, җәмәгатьчелек тормышының аерылгысыз бер өлешенә әверелер, әлбәттә.
Безнең өстәмә
Җәмәгатьчелек тыңлауларында “Школьный” скверын төзекләндерү концепциясе буенча Казан архитектура десантыннан әйдәүче архитектор Константин Самарцев, проектировщик Артем Кайсин чыгыш ясады. Шушы җәмәгатьчелек тыңлауларыннан соң очрашуда катнашучыларның фикерләрен искә алып, скверны төзекләндерү концепциясенә өстәмәләр кертеләчәк. Шуның белән генә эш бетми әле: моннан соң әлеге проект минзәләлеләр тарафыннан янә бер тапкыр җәмәгатьчелек тыңлауларында тыңлана, шуннан соң гына раслана, ә аннары экспертиза үтә. Әлеге проект нигезендә төзекләндерү эшләре быел язын башланыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев