Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Путинга Казанда яңартылган "Мәскәү" мәдәни үзәген тәкъдим иттеләр

Шәһәрне төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итү өчен үзәк һәм ил төбәкләренең уртак эше кирәк, дип билгеләп үтте Россия Президенты.

Россия Президенты Владимир Путинга Казанда яңартылган “Мәскәү " мәдәни-спорт үзәген тәкъдим иттеләр. Ил башлыгы хореография залын, гамәли сәнгать күргәзмәсен һәм үзәкнең башка бүлмәләрен карап чыкты. Әлеге чара Россия Президентының Татарстанга эш сәфәре барышында узды.

Путин классик мәдәният сарае нигезендә төзелгән яңартылган үзәкне карауны иркен залда тәмамлады. Анда Татарстан җәмәгатьчелеге вәкилләре җыелды. Әңгәмә темасы булып "Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектын тормышка ашыру торды.

"Казанда бүгенге чаралар белән мондый очрашулар һәм фикер алышулар сериясен башлап җибәрәсем килә. Без төп юнәлешләр буенча алга хәрәкәтебезне тәэмин итәргә тиешле илкүләм проектлар сериясен башлап җибәрәбез. Моңа без бик зур акчалар тупладык һәм финанслау чыганаклары турында карар кабул иттек. Боларның барысы да яхшы сәгать кебек эшли башларга тиеш", - дип билгеләп үтте Владимир Путин.

Ул акча шактый күләмдә федераль үзәк тарафыннан бүлеп бирелә, ә эшнең төп күләме ил субъектларында бара, диде. "Шуңа күрә үзәк, төбәкләр, муниципаль дәрәҗәдә һәм бу проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы кешеләр арасында уртак эшне җайга салу бик мөһим. Болар иҗтимагый оешмалар, бизнес һәм һөнәри берләшмәләр”, — дип йомгаклады Россия Президенты.

Яңартылган “Мәскәү” мәдәният үзәге - шәһәр киңлеген шәһәр халкының заманча ихтыяҗларына туры китереп планлаштыру буенча масштаблы проектның бер өлеше.

Аның максаты - иске мәдәният сарайларын балалар һәм өлкәннәрнең физик, мәдәни һәм иҗади үсеше өчен яңа һәм кирәкле киңлеккә әверелдерү. "Мәскәү” үзәгендә иллеләп түгәрәк һәм секцияләр эшли. Аларда 1,1 меңнән артык кеше, шул исәптән — 386 пенсионер шөгыльләнә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/12/180684/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X