Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вокруг света

Кышкы Олимпия уеннары талисманы булган тигр баласы Сухоранг Россия спортчыларына җиңү алып килерме?

9-25 февральдә Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә XXIII кышкы Олимпия уеннары уза. 9 февраль көнне, ягъни буген уеннарны тантаналы ачу чарасы уза. Ә инде 10 февральдә 5 дисциплина буенча җиңүчеләр ачыкланачак. Олимпия уеннарында барысы 92 илдән 2925 спортчы көч сынашачак. Халыкара Олимпия комитетына 500 спортчыдан торган исемлек тәкъдим ителсә дә, Россиянең...

9-25 февральдә Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә XXIII кышкы Олимпия уеннары уза. 9 февраль көнне, ягъни буген уеннарны тантаналы ачу чарасы уза. Ә инде 10 февральдә 5 дисциплина буенча җиңүчеләр ачыкланачак. Олимпия уеннарында барысы 92 илдән 2925 спортчы көч сынашачак. Халыкара Олимпия комитетына 500 спортчыдан торган исемлек тәкъдим ителсә дә, Россиянең 169 спортчысы гына нейтраль әләм астында катнашу мөмкинлеге алды. АКШ җыелмасы - иң зурысы булып тора - 242 спортчы.

17 көн дәвамында 7 спорт төре буенча 102 комплект медаль уйнатылачак. Моннан 4 ел элек Сочида узган Олимпиадада 98 комплект медаль уйнатылган иде.

Әлеге кышкы Олимпия уеннарында беренче тапкыр 6 ил спортчылары да көчләрен сынап караячак: болар - Косово Республикасы, Малайзия, Нигерия, Сингапур, Эквадор һәм Эритрея.

Олимпия талисманнары булган тигр баласы Сухоранг (Олимпиадада) һәм аю баласы Пандаби (Паралимпиадада) Россия спортчыларына уңыш алып килерме? Монысын телевизор экраннары аша бергәләп күзәтербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"