1 апрель көнне “Безнең Чирмешән“ редакциясенә 4 кешелек вертолет бүләк иткәннәр
"Безнең Чирмешән" район газетасы үзенең туган көнен - 84 еллыгын билгеләп үтте. Газетаның туган көненә билгесез булып калырга теләгән спонсорыбыз - газета укучыбыз 4 кешелек вертолет бүләк итте. Дөресен әйткәндә, әлеге хәл редакция коллективы өчен дә көтелмәгән хәл булды. Икенче яктан караганда, район авылларына тиз арада барып, оператив рәвештә хәбәрләр...
"Безнең Чирмешән" район газетасы үзенең туган көнен - 84 еллыгын билгеләп үтте. Газетаның туган көненә билгесез булып калырга теләгән спонсорыбыз - газета укучыбыз 4 кешелек вертолет бүләк итте.
Дөресен әйткәндә, әлеге хәл редакция коллективы өчен дә көтелмәгән хәл булды. Икенче яктан караганда, район авылларына тиз арада барып, оператив рәвештә хәбәрләр тапшыру өчен менә дигән мөмкинлек бит бу!
Вертолетны редакция йортында саклау күздә тотыла, дип хәбәр итте кичә "Безнең Чирмешән" газетасы.
Ләкин бу, ни үкенеч, 1 апрель шаяртуы булып чыкты (редакция белән бүген элемтәгә кергәч, шул ачыкланды).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев