Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

11 май – мөселман календарендә изге саналган Рәҗәб аеның беренче көне.

11 май көненнән мөселманнар календаре буенча рәҗәб ае башланды. Рәҗәб аенда мөселманнар тормышына, динебез тарихына бәйле әһәмиятле вакыйгалар күп. Шуңа да ул изге ай санала. Рәҗәб - Ислам динендәге өч изге айның берсе. Рәҗәб аенда Пәйгамбәребезнең әти-әнисе кавышкан. Рәгаиб кичәсе - рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кичкә туры килә. Шушы...

11 май көненнән мөселманнар календаре буенча рәҗәб ае башланды. Рәҗәб аенда мөселманнар тормышына, динебез тарихына бәйле әһәмиятле вакыйгалар күп. Шуңа да ул изге ай санала.

Рәҗәб - Ислам динендәге өч изге айның берсе. Рәҗәб аенда Пәйгамбәребезнең әти-әнисе кавышкан. Рәгаиб кичәсе - рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кичкә туры килә. Шушы кичтә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) атасы хәзрәте Габдулла белән анасы хәзрәти Әминә никахлашканнар.

Айның 27 нче кичендә Пәйгамбәребез күккә ашкан, Аллаһ Тәгалә белән очрашкан. Шушы көнне биш вакыт намаз фарыз булган. Бу вакытны - Мигъраҗ кичәсе дип атыйлар.

Аллаһ Тәгалә әйтә: "Рәҗәб аенда мин ачуымны бикләп куярмын, рәхмәтем яңгыр шикелле явар," -ди. Изге айларда кылган яхшылыклар, укыган догалар өчен әҗер-савап күп мәртәбә артыграк булыр, дип яза дини китаплар.

Шуны да искәртү урынлы булыр, рәҗәб аенда мөселманнар рамазан аена, ураза тотарга әзерләнә башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев