Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

22 июль - Зөл-Хиҗҗә аеның беренче көне

Бу айның беренче ун көне мөселманнар өчен бик кадерле.

(Минзәлә, ИлшатВагыйзов, "Минзәлә-информ") Дини тәкъвим буенча Зөл-Хиҗҗә (хаҗ һәм корбан чалу) аеның беренче көне - 22 июльдән башланып китте. 

Рәмзил хәзрәт Садыков, Минзәлә районы имам-мөхтәсибе:

- Пәйгамбәребездән (салләллаһу гәләйһи уә сәлләм) Ибн Габбас (радыяллаһу ганһумә) риваят итә, расулуллаһ әйтте: ”Аллаһ тәгәлә өчен  изге гамәл кыла торган көннәр арасында бу ун ккөннән дә сөеклерәге юк”.

Гамәл-гыйбәдәт өчен төннәрнең ин хәерлесе Рамазан аеның соңгы ун төне булса, көннәрнең иң хәерлесе нәкъ менә шушы көннәр санала. Шул сәбәпле Пәйгамбәребез: “арттырыгыз тәһлилләрегезне, ягъни “Ләә иләәһә илләллаһ” сүләрен, тәкбирләрегезне, ягъни “Аллаһу әкбәр” сүзләрен, тәхмидләрегезне, ягъни “әлхәмдү лилләһи” сүзләрен”-диде. Билгеле булганча шушы көннәрдә һәм 31 июль (җомга көн) – Корбан гаете көнне түбәндәге зикерне күберәк кабатлыйбыз: “Аллааһу әкбәр, Аллааһу әкбәр ләә иләәһә илләллааһу Аллаһу әкбәр Аллааһу әкбәр уә лилләәһил хәмд.”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев