Минзәлә
  • Рус Тат
  • 27 ноябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны кабул итә

    Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең «Skype»программасына турыдан-туры тоташтыру юлы белән Татарстан Республикасы прокуроры урынбасарына һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

    (Минзәлә, "Минзәлә-информ") 2020 елның 27 ноябрендә 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы һәм Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Олег Александрович Даминов гражданнарны видеоэлемтә аша кабул итә.

    Сәрия Сабурская һәм Олег Даминовка мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) язылырга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: