Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Агымдагы эшләр перецпиктиваны оныттырмасын

Үткән якшәмбе Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов үткәргән традицион видекиңәшмәдән соң район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Салахов төзелеш оешмалары җитәкчеләре, башка ведомство җитәкчеләре белән сөйләшкәндә ике проблемага игътибар итте. Мондый киңәшләргә төзелеш эшләре һәм ремонт барган һәр учреждение җитәкчесе катнашырга тиешлегә басым ясады. Төзелеш оешмаларына район бюджетыннан, ГИСУдан башкарган эшләр өчен...

Үткән якшәмбе Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов үткәргән традицион видекиңәшмәдән соң район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Салахов төзелеш оешмалары җитәкчеләре, башка ведомство җитәкчеләре белән сөйләшкәндә ике проблемага игътибар итте. Мондый киңәшләргә төзелеш эшләре һәм ремонт барган һәр учреждение җитәкчесе катнашырга тиешлегә басым ясады.

Төзелеш оешмаларына район бюджетыннан, ГИСУдан башкарган эшләр өчен акча алуга документлар ( КС-2 тапшыру, акционнар үткәрү ) белән эшләүне тизләтергә кушылды. Төзелеш оешмасының аукционда катнашу өчен заявкасын кире алуы Калтак мәктәбендәге ремонтныж сузылуына китерә. Айдар Салахов мондый фактның алга таба кабатланмаска тиеш дип кистереп әйтте.

Шәхси төзелеш безнең районда әлегә план нигезендә бара. Әмма төзелгән йортларны куллануга бирү,төзелеш өчен рөхсәт кагәзьләре алу бер ведомствода тоткарланырга тиеш түгел . Чөнки киләсе елларга шәхси йортларны, куллануга тапшыру планы бик киерекеләнә. Төзелештәге башка юнәлешләр буенчада 2014 елдагы планнар турында бүгеннән үк кайгыртырга кирәк - ди Айдар Салахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X