Аңлату эшләре алып бару артык булмас
Коррупция тотрыксызлык тудыра, бу исә икътисад үсешендә чагыла, дәүләт белән җәмгыятьнең үзара мөнәсәбәтләренә тәэсир итә.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Бу тискәре күренеш белән җәмгыятьнең һәр әгъзасы катнашыннан, уртак тырышлыктан башка нәтиҗәле итеп көрәшү мөмкин түгел.
Светлана Упаева, Яңа Мәлкән авыл мәдәният йорты директоры:
–9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне.Коррупция белән көрәш элек заманнардан бирле бара. Петр Беренче – коррупция белән көрәшүчеләрнең берсе. Ул контрольлек итүче орган буларак, прокуратура системасын булдырган. 2008 нче елның 25 декабрендәге 273-ФЗ санлы “Коррупциягә каршы көрәш турында”гы федераль закон нигезендә, коррупция белән көрәш буенча бурычыбыз – коррупциянең сәбәпләрен ачыклау һәм аларны бетерү, ягъни профилактика эше. Безнең максат – җәмгыятьнең хокукый культура дәрәҗәсен арттыру. Моның өчен авылдашлар, яшьләр арасында аңлату эшләре алып барылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев