Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Аракы эчеп, бала ризыгына керәләр

“Бердәм Россия” территориаль республика бүлегенең Минзәлә җирле бүлеге бинасында бердәм кабул итү көне булды.

Анда  балигъ булмаган балаларына алимент түләүдән читләшкән  ата-аналарны ачыклау, мондый хәлгә тарыган гаиләләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды.    Ю.ның ире 7 яшьлек баласына 5 елдан артык алимент түләми, бу адәм актыгы рәсми төстә бер җирдә дә эшләми, бары тик шабашка рәвешендә Чаллыда бер төзелеш оешмасында эшли, хәзерге вакытта хастахәнәдә ята. Ю. Чаллы шәһәрендә әле бер, әле икенче фатирны арендалап тора. Ю. Чаллы шәһәренең суд приставларына берничә мәртәбә мөрәҗәгать иткән, нәтиҗәсе булмаган. Комиссия Ю.га приставларга язмача рәвештә гариза язарга куштылар, шулай булганда гына аның нәтиҗәсе булачак.

Икенче берәү ирле-хатынлы, хәзер аерылышкан, шулай булса да бер фатирда көн күрәләр. Аларның бакча яшендәге ике баласы бар. Балаларның бакчага йөргән өчен 11 мең сумнан артык бурычы җыелган, әле моның өстенә коммуналь хезмәтләргә дә бурычлары шактый җыелган. Әти кеше Чаллы шәһәренең заводыннан кыскартылгач  Минзәләдә бер шәхси эшмәкәрдә эшли башлаган, шулай булса да алиментын түләми. Ирнең элеккеге хатыны да эшсез өйдә яткан, әле бүген генә шәһәрнең бер оешмасына няня булып эшкә урнашкан. Официаль эш урыны булмагач балалар бакчасына түләгән пособине дә кире кайтарып алып булмый. Алимент түләмәү бер хәл, ә менә шул ир заты үзенең әнисе белән бергә зәмзәм суы эчәргә акча таба икән. Эчәргә акча таба, ә алиментка акча юк. Тиздән бу адәм затын алкоголизмнан дәваларга дигән фикергә килде комиссия. О. үзе дә эчкечелектән дәваланырга бик теләп риза булды. Бу бернинди кысаларга да сыймый бит. О.ны суд приставлары административ җаваплылыкка тартты.  

Әлеге комиссия эшен район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева алып барды. Комиссия эшендә  социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова, эш белән тәэмин итү һәм мәшгүльлек үзәге әйдәп баручы белгече Нина Мухаметова, Светлана Бахмина-суд приставы-башкаручы, “КЦОН”ның социаль педагогы Ольга Бывальцева, опека җитәкчесе Эльвира Умарова катнашты һәм киңәшләрен бирделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев