Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Алтынкаем минем, кояшым!

Яраткан кешеңә карата аның йөрәген эретерлек менә шундый матур, әмма чын күңелдән әйтелгән сүзләрне күпләп санарга мөмкин. Әмма еш әйтәбезме соң без аларны үзебезнең яраткан, якын кешеләребезгә?

Тиздән Гашыйклар көне. Әлеге көнне һәркем якын күрә һәм түземсезлек белән көтеп ала, бигрәк тә бер-берсен яраткан парлар. Бу көнне дусларыңа тәбрикләү сүзләрен юллый, ә сөйгәнеңә тагын бер кат ярату сүзләреңне җиткерә аласың.

Менә без дә - редакция коллективы да - шушы форсаттан файдаланып котлаулар арасында конкурс оештырып алырга булдык әле. Шушы форсатны сез дә кулдан ычкындырмагыз, Гашыйлар көне уңаеннан сөйгәнегезгә карата котлауларны безнең газета аша юллагыз, котлау тексты - фәкать 50 сум! Бер шарты бар - котлау тексты 15-20 сүздән артмасын. Ә без шулар арасыннан ихлас күңелдән әйтелгәнлеге сизелеп торган иң матур, иң кайнар котлауны сайлап алачакбыз.

Җиңүчегә - редакциянең махсус бүләге! Әйдәгез, киттек! Көннәр санаулы -котлауларны 11 февральгә кадәр кабул итәбез һәм алар газетада 13 февральдә басылып чыгачак.

Сорауларыгыз туса, 3-28-32 телефонына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев