Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Алыпсатарлардан яз күчтәнәче

Мин, шушы сүзләрне язучы, шәһәребез үзәгендәге бер кибеттә 29 февраль көнне кереп 17 сәгатьтә 9 процентлы эремчеккә һәм 20 процентлы каймакка 123 сум 50 тиен акча түләдем.

Икенче көнне,  ягъни 1 март иртәсендә 8 сәгать 40 минутта шушы ук продукцияләрне алдым һәм сатучыга 170 сум 30 тиен акча түләдем. Бәя артуына сатучы үзе дә аптырап калды.  Биредә төн чыканчы, йон чыккан дигәндәй әлеге ике төр продукциягә бәя 46 сум 80 тиенгә арткан булып чыкты.  Процентны үзегез санап чыгарырсыз. Хәбәрләр көтәбез, тагын кайларда һәм нәрсәгә бәя арткан.

Тагын бер күзәтү: шикәр комына бәя төшә дигән идек. Әйе Чаллыда капчыктагы 10 килолы шикәр комы 217 сум тора. Ә бездә бер кило шикәр комы 23 сум 70 тиеннән башлап 30 сумга чаклы. Минзәлә алыпсатарлары пенсионерлар хисабына баерга җыена бугай!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев