Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Ай саен россиялеләрнең карталарына 1000әр сум акча күчереләчәк

Әлегә программаны Санкт-Петербургта, Ростов һәм Владимир өлкәләрендә сыныйлар.

 (16 ноябрь, Минзәлә, «Минзәлә-информ”, Чулпан Шафикова). Россиядә мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү буенча «Азык-төлек картасы» программасы старт алды, аның кысаларында балалы гаиләләргә ай саен 1әр мең сум исәпләнәчәк. Һәрбер ярдәмгә мохтаҗ гаиләгә билгеле бер карта беркетеләчәк. Ярдәм күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләргә, ялгыз аналарга, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә күрсәтеләчәк.

Программада катнашучылар беренче чиратта кирәк булган азык-төлек продуктларын: ярмалар, макароннар, сөт продуктлары, май, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне генә сатып ала алачак. Һәр картаның махсус приложениедә теркәлүен исәпкә алырга кирәк, ул акчаларны максатчан кулланмау яки картадагы сумманы акчага әйләндерү мөмкинлеген юкка чыгара.

Әлегә программаны Санкт-Петербургта, Ростов һәм Владимир өлкәләрендә сыныйлар. Әмма киләчәктә  “Азык-төлек картасы” тагын да күбрәк регионнарны колачлаячак, ә ярдәм күрсәтелүче гаиләләр саны 2 миллионга кадәр артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев