Реклама
Кадет интернат-мәктәбендә 4 нче сыйныф укучылары һәм тәрбиячеләре Валентина Мыльникова көче белән "Эко-Теремок" дигән экологик әкият күрсәтелде. Әлеге әкият аша балалар җәйге каникуллар алдыннан табигатьтә үз-үзеңне ничек тотарга икәнлеген күрсәттеләр, табигатьне кадерләп саклауның ни өчен мөһим булуын, юлга ыргытылган кәнфит кәгазенең яки туңдырма кабыгының нәрсә белән янавын аңлаттылар. Үзләренең чыгышларын:...
Кадет интернат-мәктәбендә 4 нче сыйныф укучылары һәм тәрбиячеләре Валентина Мыльникова көче белән "Эко-Теремок" дигән экологик әкият күрсәтелде.
Әлеге әкият аша балалар җәйге каникуллар алдыннан табигатьтә үз-үзеңне ничек тотарга икәнлеген күрсәттеләр, табигатьне кадерләп саклауның ни өчен мөһим булуын, юлга ыргытылган кәнфит кәгазенең яки туңдырма кабыгының нәрсә белән янавын аңлаттылар.
Үзләренең чыгышларын: "Әйдәгез, тирә-юнебезне чүпләмик, чисталыкны бергәләп саклыйк!" дип тәмамладылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз