Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Барлык һөнәр дә мөһим, барлык һөнәр дә кирәк!

Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк: пешекче, хисапчы, табиб, китапханәче, тәрбияче, укытучы, рәссам һәм башкалар. Ә менә эшче һөнәрләргә исә ихтыяҗ беркайчан да кимеми. Киресенчә, пешекче, тегүче, эретеп ябыштыручы, слесарь, электрик, авыл хуҗалыгы белгечләренә бүгенге көндә сорау аеруча зур. Эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, кызыксыну уяту, яңа технологияләрне үзләштерү – болар барысы да бүгенге көндә заман таләбе булып тора.

Шуңа күрә, Минзәлә шәһәренең 5нче "Таңкай" балалар бакчасында  сабыйларны төрле һөнәрләр белән таныштыру эше алып барыла. Әлегә балалар тегүче, пешекче, дизайнер һөнәрләре белән таныштылар. Балалар "тәмле" һөнәр белән танышып кына калмадылар, шулай ук пешекчеләрне ни өчен "тылсымчы" дип йөртүләрен дә белделәр. Чөнки алар иң гади ашамлыклардан да чын могҗиза ясап, кешеләргә бәхет өләшүчеләр. Пешекче урынында булып, бергә пешерү серләренә төшенделәр. Балалар пешекче белән бергә бик тәмле печенье пешереп, үзләре дә ашадылар.

“Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”, дип юкка гына әйтмәгән бит татар халкы. Безнең балаларыбыз тегүче һөнәре белән дә бик якыннан таныштылар. Ринатның әбисе хәттә, үзе теккән әйберләрдән күргәзмә дә ясады. Тегүче әбиебез белән балалар үзләренә алъяпкыч тектеләр. Һәрбер бала "үзем" дип тырышып-тырышып текте. Ә инде тегеп бетереп, алъяпкычны бәйләп куйгач, сабыйларның шатланулары...

Ә без әле һөнәрләр белән танышуыбызны дәвам итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев