Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Бер ел буена чир тагып җәфаладылар...

Сүзем белер-белмәс көе иремә корнавирус чирен тагучылар турында булыр...

(Альбина Гайсина, Минзәлә шәһәре)

Ирем 10 декабрьдә (2019 елда) безне мәңгелеккә ташлап китте. Башым тулы кайгы, кан басымы уйный, кайгы-хәсрәтемне уртаклашучылар да бик күп булды, аларга бик зур рәхмәт! Кайгы—хәсрәт урап йөрсен. Сәламәт булыгыз!

Коронавирус зәхмәте 2020 елның февраль аенда ишетелде. Менә китте шалтыратулар, күрешкәндә сорашулар: сезнең ирегездә коронавирус булгандыр, кисәк кенә китте бит, диләр, фәлән-фәсмәтән:юк мин әйтәм, авыртмаган җирен кашып кына китеп барды ул. Ярып карагач, рак та, язва да булмады, метастаза да китмәгән, дим...

Ничә еллар буе туганнары белән аралашып яшәдем. Түбән Камага олы кызым белән кече каенсеңлемнең ирен котларга киттек. 60 яшьлек юбилее булды 20 июльдә. Каенсеңлем әйтә:Җиңги, абый алай-болай асылынып үлмәдеме ул?. Үлгәч күрсәтмәделәр, бите каралып чыкмаган идеме аның? – дип сорады. Гел коелып төштем:Юк, мин әйтәм, бәбекәем, тагын нинди уйдырмалар белән башымны катырырсыз икән? – дим аптырагач. Абыегыз тормышны, эшен, 70 яше тулып килсә дә, бик яратты бит. Балалары, оныклары, оныкчыгы белән горурланып яшәде бит, күреп,  ишетеп тордыгыз. Ватсаптан оныкларының уңышларын күреп башы күккә тия яза иде. Маратыбызның математика, экономика һәм башка фәннәрдән олимпиадада район буенча җиңеп чыгуларын, Казанга барып призлы урыннар алуларына куандык бергә. Оныкчыгыбызның кыланышларын күрсәтеп, скайп, видеоларын күреп шатландык бергә. Аларга күпме ярдәм итте, акчалата да, бүләк белән дә куандырды ул аларны! – дим. Олы каенсеңлем анда коронавирус кына булды инде, – дип кәефне төшереп торды. 3 ноябрьдә ул да бакыйлыкка күчте, йөрәгенә шунтирование ясадылар БСМП да, бер айга якын интегеп ятты да, мәңгелеккә күзләрен йомды. Ире һәм ике абыйсы янына алып кайтып җирләдек. Офицер абыйсы 2000 елда ук өч инфаркттан дөнья куйган иде. Анысын Чаллыда җирләгән идек. Авыр туфрагыгыз җиңел булсын, тыныч йоклагыз!

Күптән түгел генә Актаныш районы Уразайда төп нигездә бик матур, бөтен уңайлы шартлары белән белән өй салган энемнең хатыны, минем кече киленем улы белән килеп китте. Хәзинәдә булган ризыклар белән сыйланганнан соң миңа әйтә: Хәлил җизнине җирләгәннән соң, без Дилшат белән коронавирус белән чирләп алдык. Хәлил абыйда ул чир булгандыр ул, зиратта йоктырып кайттык, ахрысы, – ди. Бусы бөтенләй ушымны алды. Бер елы тулып килә, мәйтәм, өйдән кызларым, кияүләрем белән, оныгым Динара оныкчыгыбызны алып килгән иде, бергә озаттык, дим. Күз тимәсен, артыгын әйтү булмасын, тфү-тфү чир килмәсен,  дим. Догалар укы, дим. Энекәш укый бит ничә еллар. Үземнекеләр, Хәлилнекеләр! Мин сезне санга сугып яшәдем, яшәячәкмен! Коткы таратып йөрмәгез!

Зинһар өчен туктагыз чир тагудан!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев