Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Без бурычыбызны үтибезме?

Табигать - тиңсез хазинә! Чыннанда, эчәр суыбыз, сулар һавабыз табигать - ана тарафыннан бирелә. Юкка гына табигатьне ана белән тиңләмиләр. Табигать ана, ә без , кешеләр, аның балалары. Ана кеше сабый баласын караган күк, табигать тә безне тәрбияли. Авырган чагыбызда файдалы үләннәре белән дәвалый, аның челтерәп аккан чишмә сулары тәнгә...

Табигать - тиңсез хазинә! Чыннанда, эчәр суыбыз, сулар һавабыз табигать - ана тарафыннан бирелә. Юкка гына табигатьне ана белән тиңләмиләр. Табигать ана, ә без , кешеләр, аның балалары. Ана кеше сабый баласын караган күк, табигать тә безне тәрбияли. Авырган чагыбызда файдалы үләннәре белән дәвалый, аның челтерәп аккан чишмә сулары тәнгә сихәт өсти, бары ул гына безне татлыдан талы җиләк-җимешләре,искиткеч гөлләре белән куандыра!
Ә без, анабызга моның өчен ни бирәбез? Әйе, уйландыра.
Күптән түгел миңа да урман һавасы суларга насыйп булды. Әйе, урман үзе бер илаһи дөнья! Тик күпләр моны аңлап җиткерми, күрәсең. Хәтта урман эчендә дә шешәләр, кәгазьләр "көн күрә" , өстәвенә, "чәчәк яратучылар" тарафыннан күпләп чәчәкләр өзелеп ташланган, агачлар киселгән. Хәтта бер миһербансызының капчык - капчык чүп алып килеп ташларга да"батырлыгы" җиткән! Югыйсә бит махсус чүп савытлары бар!
Су буйларында да , кызганычка каршы, шул ук хәл күзәтелә. Кешеләр табигать кочагында үткәргән күңелле ялдан соң, үзләренең бурычларын да оныталар.
Ә табигать сыкрап утыра түгелме соң? Татар халкы "коега төкермә, суын үзен эчәрсен", - ди! Табигать кешедән башка яши, ә кеше табигатьтән башка яши алырмы соң?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев