Минзәлә
  • Рус Тат
  • Бәхетле бала булып үссеннәр

    Минзәләлеләр гыйнварда туган нәниләргә Мусфира, Айзат, Софья, Камилә, Артур исемнәре кушканнар.

    (Минзәлә, Флүрә Мусина,”Минзәлә-информ”)

    Анна Куприянова җитәкчелегендәге район ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, гыйнвар аенда Минзәлә районында 5 нәни дөньяга килгән. Азмы бу, күпме? Узган ел шушы айда 8 нәни туган булган.  Кем әйтмешли, булганына шөкер әйтик.

    Әти-әниләрнең  шатлыкларын уртаклашып, якыннары, дуслары котлауларына без дә кушылабыз һәм “улыгыз яисә кызыгыз бәхетле һәм тәүфыйклы булып үссен, сезнең куанычыгыз булсын!” дигән теләкләрдә калабыз.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: