Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Бозаулар көр булсын

Район башлыгы Айдар Салахов район хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткәрелгән киңәшмәдә терлекчелек тармагындагы көнүзәк мәсьәләләргә тукталды. Аерым алганда, бозауларны тәрбияләү хакында җитди сөйләшү булды. Эш шунда, 1 айдан алып 6 айга кадәрге бозаулар алдында коры солы булырга тиешлеге даими искәртелеп килсә дә, бар фермаларда да моңа ирешелми әле....

Район башлыгы Айдар Салахов район хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткәрелгән киңәшмәдә терлекчелек тармагындагы көнүзәк мәсьәләләргә тукталды.

Аерым алганда, бозауларны тәрбияләү хакында җитди сөйләшү булды. Эш шунда, 1 айдан алып 6 айга кадәрге бозаулар алдында коры солы булырга тиешлеге даими искәртелеп килсә дә, бар фермаларда да моңа ирешелми әле.

Дәүләт ветеринария берләшмәсенең Минзәлә районы буенча баш ветеринария табибы Светлана Панкова шушы уңайдан хуҗалыклардагы фермаларда йөреп чыгуы, фәкать Калморза хуҗалыгында гына бозаулар алдында солы булуы турында әйтеп үтте.

Хуҗалык җитәкчеләре "Булачак", "биреләчәк", "тырышырбыз" диеп, төрле сәбәпләр табып акланды. Бу мәсьәләгә җитди карамаган җитәкчеләр адресына тәнкыйть сүзләре эләкте. "Бер сыердан көнгә нибары 6-7 литр сөт савып тармакны алга җибәреп булмый. Яңа туган бозаулар - тармакның киләчәге", диелде киңәшмәдә.

-Яңа туган бозауларның сакланышы белән беррәттән, аларны тәрбияләү, көрлеге турында кайгырту, югары артым алу - сезнең көндәлек игътибар үзәгендә торырга тиешле мәсьәләләрнең берсе, диелде һәм 1-6 айлык бозаулар рационында көн саен 1 кг солы булырга тиеш, дигән таләп куелды киңәшмәдә хуҗалык җитәкчеләре алдына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев