Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Бураларда – гәрәбәдәй ашлык

Кадрәк ындыр табагында эш кайный, биредә ашлык чистарту агрегатларын аталы-уллы Вячеслав һәм Артем Кириллов, Әхмәт Хөснетдинов, Ильнур Әхәтов, Фәнис Галиевлар җитештерүчән хезмәтләндерә. Кирилловлар ашлык чистарту га Түбән Юшады авылыннан иртәнге җидедә киләләр, кичке унберләргә чаклы хезмәт куялар, гомумән аларны алыштыргысыз машинистлар ,-диде склад мөдире Мирзаян әфәнде.Кайткан икмәкне ирле-хатынлы Фирдәния һәм...

Кадрәк ындыр табагында эш кайный, биредә ашлык чистарту агрегатларын аталы-уллы Вячеслав һәм Артем Кириллов, Әхмәт Хөснетдинов, Ильнур Әхәтов, Фәнис Галиевлар җитештерүчән хезмәтләндерә.

Кирилловлар ашлык чистарту га Түбән Юшады авылыннан иртәнге җидедә киләләр, кичке унберләргә чаклы хезмәт куялар, гомумән аларны алыштыргысыз машинистлар ,-диде склад мөдире Мирзаян әфәнде.Кайткан икмәкне ирле-хатынлы Фирдәния һәм Зөфәр Сафиуллиннар үлчәп торалар. Ындыр табагында эшләүчеләр:Диләрә Кәлимуллина, Римма Мияссарова, Мария Харисова, Рәйханә Галиуллина,Раил Сөләйманов сынатмыйлар. Шоферлар: Риф Әлмиев, Илгизәр Сәетгәрәев, Рафил Ханов, чистартылган икмәкне складларга урнаштыруда зур тырышлыкларын куялар. Ашлык төяүдә эшләүчеләр: Илдар Бикмурзин, Рәфкат Хәбибуллин, Александр Петровның эшләренә тел-теш тидерерлек түгел. Склад мөдире Мирзаян Хабибуллинда булдыклы, кирәк икән машинист, кирәк икән электрик, кирәк икән слесарь, бар эшкә дә кулы ятып тора. Ындыр табагы мөдире Нур Заһриев лаеклы ялда булуына карамастан амбарда эшне яхшы оештыра, булсын дип эшли. Ындыр табагында барлыгы 30 мең центнердан артык икмәк чистартылган, аның бер өлеше, ягъни 4000 центнер арыш, 7500 центнер көзге бодай орлыкка салынып куелган, калганы Чаллы КХПсына озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев