Минзәлә
  • Рус Тат
  • Чәчәкләрдән чәчәкләргә кунып

    Күп кенә умартачылар быел бал кортлары начар кышлады, күбесе үлеп бетте, дип зарлана. Кайберләре, умарталарны кышлату урыннарыннан чыгаргач, салкын көннәрнең зыяны күп булды, дип саный. Белгечләр дә Татарстанда кышын бал кортларының 10 проценты үлгән, дип нәтиҗә ясаган. Тик алар моны яхшы күрсәткеч, дип бәяли. Җәй дәвамында умарта кортларының саны артып...

    Күп кенә умартачылар быел бал кортлары начар кышлады, күбесе үлеп бетте, дип зарлана. Кайберләре, умарталарны кышлату урыннарыннан чыгаргач, салкын көннәрнең зыяны күп булды, дип саный.

    Белгечләр дә Татарстанда кышын бал кортларының 10 проценты үлгән, дип нәтиҗә ясаган. Тик алар моны яхшы күрсәткеч, дип бәяли. Җәй дәвамында умарта кортларының саны артып китәчәк, дип уйлыйлар.

    Температура 12 градус җылы булганда, кортлар ояларыннан чыга (бүген исә Минзәләдә һава температурасы плюс 16 градусны күрсәтә). Алар беренче язгы чәчәкләрдән татлы азык җыя башладылар инде. Бу сезонда Татарстанда 14 меңнән артык умарталык бал җыячак дип фаразлыйлар. Узган җәй умарта кортлары өчен уңай килде, Минзәләдә үткәрелеп килүче ярминкәләрдә бал сатып торучыларның күп булуы - шуның чагылышы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: