Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

"Чиста шәһәр"нең техник базасы яңартыла

"Чиста шәһәр"гә чүп түгү өчен махсус КамАЗ 65115 автомашинасы кайтарылды. Әлеге автомашинаны тырыш, җаваплы машина йөртүчеләрнең берсе - Рәүф Газетдинов йөртә. -Моңа кадәр ГАЗ-53 автомашинасында эшләдем, анысына 15 ел иде инде, шуңа күрә ватылып та җәфалады. Оешмадагы чүп түгү өчен 4 берәмлек техникага өстәмә яңа КамАЗ кайтуы барыбыз өчен дә...

"Чиста шәһәр"гә чүп түгү өчен махсус КамАЗ 65115 автомашинасы кайтарылды.

Әлеге автомашинаны тырыш, җаваплы машина йөртүчеләрнең берсе - Рәүф Газетдинов йөртә.

-Моңа кадәр ГАЗ-53 автомашинасында эшләдем, анысына 15 ел иде инде, шуңа күрә ватылып та җәфалады. Оешмадагы чүп түгү өчен 4 берәмлек техникага өстәмә яңа КамАЗ кайтуы барыбыз өчен дә шатлык дип уйлыйм. ГАЗ-53ләргә гадәттә 8 кубометр чүп калдыклары тутырсак, яңа мусоровоз 20 кубометр чүп сыйдырышлы. Чүпне төяү механикалаштырылган, төягәннән соң чүп калдыкларын тыгызлап та куярга мөмкин. Һәркөнне 7дән кичке 5кә кадәр эшлим, көнгә 3әр рейс ясарга туры килә, - дип хезмәте турында сөйләде ул.

- Шәһәр халкы чүп-чарны контейнерга гына салып куймый, зур күләмле мебель, төзелеш материаллары калдыклары, агачларны да ыргытып китәләр. Аларын кул көче белән җыештырып алырга, башка төр техникага төяп җибәрергә туры килә, - диде оешманың эшчесе Рәис Садыйков.

Контейнерлардагы көнкүреш калдыкларын санаулы минутлар эчендә мусоровозга бушатып куйдылар, ә менә аның янына өеп куелган иске тәрәзә өлгеләре тирә-юньнең ямен җибәреп утырып калды.

Сан

Шәһәрдә каты көнкүреш калдыклары җыю өчен 60 контейнер мәйданчыгы урнаштырылган, шәһәр урамнарыннан һәркөнне 100 куб.м көнкүреш калдыклары җыеп алына.

Рәсемдә: Рәүф Газетдинов яңа КамАЗы янында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев