Минзәлә
  • Рус Тат
  • “Чистый город” шәһәрне чистарта

    Менә икенче атна дәвамында "Чиста шәһәр"нең сигез кешелек махсус бригадасы шәһәр урамнарындагы тирә-юньгә комачаулык һәм куркыныч тудырып утыручы картайган, корыган тополь, каен кебек агачларны кисү белән мәшгуль. Урам якта, юл буйларында, тротуарлар янәшәсендә үскән шундый 20гә якын агачны кисәргә заявка бирелгән. Һәркөнне 3-4 төп агач киселә. Николай Кривов, хезмәт ветераны:...

    Менә икенче атна дәвамында "Чиста шәһәр"нең сигез кешелек махсус бригадасы шәһәр урамнарындагы тирә-юньгә комачаулык һәм куркыныч тудырып утыручы картайган, корыган тополь, каен кебек агачларны кисү белән мәшгуль.

    Урам якта, юл буйларында, тротуарлар янәшәсендә үскән шундый 20гә якын агачны кисәргә заявка бирелгән. Һәркөнне 3-4 төп агач киселә.

    Николай Кривов, хезмәт ветераны:

    -Мин Гурьянов урамындагы 90 йортта яшим. Урам яктагы агачларны кисүләре бик әйбәт. Ул тополь агачларын кисеп кенә бетерәсе бар, иртә яз аннан күп кешегә аллергия. 1961-1962 елларда Чистайда укып һөнәр алдым, анда шул елларда ук бу агачларны кисеп чыктылар. Безнең ишек алдында картайган ике чаган агачы бар, шуны кисәргә үземнең көч җитми. Кистерергә 2 мең сум кирәк диеп ишеттем.

    Сәйдә Нәгыймова, тыл ветераны:

    -Мин Гурьянов урамының 94 нче йортыннан, үземә 87 яшь, биредә 15 ел яшим. Аңа кадәр урам якта топольләр үсеп утыра иде. Шулар җанга тиде. Тротуардан үтеп йөрүчеләргә дә куркыныч мондый зур агачлар. Көчле давыл вакытында шуның ботаклары йорт түбәсенә авып төште, түбәдәге антеннага зыян салды. Шуннан соң бу агачларны кисәргә гариза язган идек. Менә быел, ниһаять, шуларны кисеп, җыештырып алдылар. Рәхмәт бу эшне башкаручыларга. Күршебезнең ишек алдында да агачлар үсә, шуларны ничек кистерергә икән дип аптырап йөри.

    Безнең белешмә

    Әгәр ишек алдында комачаулап, куркыныч тудырып утырган агачны кистерергә уйласаң, иң башта шәһәр башкарма комитетыннан рөхсәт алырга, аннары "Чиста шәһәр"гә 3 мең сум акча түләргә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: