Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

“Әдәби марафон”ның финалистлары

Дөнья күләм “Әдәби марафон” проектының юбилие уңаеннан финалистларны бүләкләү тантанасы 20 ноябрь көнне Казан шәһәренең “Пирамида” күңел ачу үзәгендә үткәрелде.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Әлеге “Әдәби марафон” да районыбыздан 8 кеше катнашты. Тантанагы түбәндәге финалистлар чакырылдылар: Айсылу Ханова, апалы-сеңелле Алсу һәм Адилә Хановалар, Зөләйха Гыйлаҗева, Илгизә Минегалиева, Аяз Галиев, Ландыш Шәмсетдинова һәм Лилия Галиева. Аларның һәрберсенә “Әдәби марафон”ның Мактау кәгазьләре тапшырылды.Тантанага финалистлар белән очрашуга  һәм аларны тәбрикләргә дәрәҗәле язучылар һәм шагыйрьләр, дәүләт эшлеклеләре, танылган шәхесләр дә килгән иделәр. Әдәби марафонда Согуд Гарәбстаны, Австралия, Киров, Омск, Чиләбе өлкәсе, Пермь крае, Санкт-Петербург, Чувашия һәм Удмуртия республикасы, Татарстанның Казан, Чаллы шәһәреннән һәм районнарыннан барысы 1068 кеше катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X