Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Финик төшен тишми генә төймә ясыйбыз

Финик җимеше – бик файдалы җимеш. Аны ашагач, күпләребез төшен чүплеккә ташлый. Ә бит аның төшләре дә файдагы ярый.

(Дифиза, "Минзәлә-информ") Әйтик, дисбе яки төймә ясарга, хәтта идәнгә палас ясап җәйгәннәрен дә күргәнем бар. Шул төшләр белән уйнап утырсаң, дисбесен тартсаң, беләзеген ясап кисәң –  кулдагы ару-талуны баса, тискәре энергияне үзенә йота дигән ышану да бар. Күпләр үз әбиләренең шушы җимеш төшеннән ясалган дисбе тартып утырганын хәтирледер әле.

Финик төше бик каты. Аны болай гына без белән дә, башка инструментлар белән дә тишеп булмый. Һәм тиешеп газапланырга да кирәкми, аның үз “күзе” бар. Ә күзе ачылсын өчен, төшләрне зур савытта су салып, шунда өч сәгатькә якын кайнатырга кирәк. Алар шактый гына зураялар. Шуннан соң төшне кулга алып карасак, шома ягында уртадарак аксыл төстәге ноктаны күрергә мөмкин булыр. Шушы нокта “күзе” була да инде. Камыт энәсе, ягъни зур калын энәне шул “күз” аша үткәреп төшләрне җепкә җыярга  кирәк. Җеп өчен “балык җебе”, ягъни ау үрә торган капрон җеп файдалансагыз яхшырак булыр. Капрон җептә төшләрне  шудыртып йөртергә җайлырак. Әгәр дә төштән энәне тартып чыгару авыррак икән – плоскогубца файдаланыгыз. Тагын шунысын искәртеп үтәсе килә: төшләр җылы суда торсыннар, җепкә тезәр өчен берьюлы барысын да алмагыз. Суынган төшләр тиз арада каталар һәм “күзләре” югала.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X