Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Иң матур бизәлгән өй

Яңа елдан бәйрәмнәреннән соң "Минзәлә" газетасы редакциясе хезмәткәрләре шәһәребездә "Иң матур бизәлгән өй"ләрне ачыклый башлады. Бәйгенең шарты буенча өй генә түгел, өй яны территориясе, аларның ут белән бизәлеше, кардан ясалган сыннар, бәйрәм кәефен яңача һәм оригиналь алымнар кулланып булдыруга юнәлдерелгән булырга тиеш. Бу җәһәттән без шәһәребезнең Коммунистическая 33 адресы буенча...

Яңа елдан бәйрәмнәреннән соң "Минзәлә" газетасы редакциясе хезмәткәрләре шәһәребездә "Иң матур бизәлгән өй"ләрне ачыклый башлады.
Бәйгенең шарты буенча өй генә түгел, өй яны территориясе, аларның ут белән бизәлеше, кардан ясалган сыннар, бәйрәм кәефен яңача һәм оригиналь алымнар кулланып булдыруга юнәлдерелгән булырга тиеш. Бу җәһәттән без шәһәребезнең Коммунистическая 33 адресы буенча яшәүче Станислав Васильевич Олегсенко өйен матур дип таптык. Бу йортның тышкы һәм эчке ягы бик матур итеп бизәлгән. Өй эченә кергәч үзеңне әкият дөньясына килеп кергән итеп хис итәсең.
Ул үзе өйдә юк иде, тормыш иптәше Рәзилә Рәисовна сөйләшеп алдык. Аның сүзләренә караганда алар аның туган ягы Чиләбе шәһәренә кайтып барганда Минзәлә шәһәре аркылы үтеп йөргәннәр, аларга безнең шәһәр бик охшаган булган һәм алар шәһәребезгә Коми Республикасыннан 7 ел элек күчеп кайтканнар. Минзәлә шәһәреннән бер тузган торакны сатып алып бер дигән өй итеп матурлап куйганнар, эченә керсәң чыгасы килми, җәй көне ишек алдында, өйнең тышкы ягында матур чәчәкләр үсеп утыра. Станиславның куллары алтын, төзелеш эшләре белән шөгыльләнә, шәһәребездә аннан да оста итеп брусчаткаларны, плитәләрне җәюче юк икән. Станиславның оста куллы икәнен белеп алган шәһәребез кешеләре аңа эшләтергә чират торалар. Менә шулай булганның кулыннан бөтен эштә килә, өйен дә матурлый, ел саен Яңа ел алдыннан урамга да гирляндалар элеп куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев