Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Игътибар - конкурс!

Әлеге Чыршы монологын безгә Минзәлә урманчылыгының өлкән дәүләт инспекторы урынбасары Марсель ХАННАНОВ җибәрде. Моның өчен без аңа рәхмәтле. Әлеге монолог өчен аңа бездән приз бар инде. Әмма шунысы бар, автор әлеге мәкаләгә исем куймаган. Яңа ел бәйрәме алдыннан һафага төшкән чыршының бөтен кичерешләрен чагылдырган мәкаләнең исемен сездән көтеп калабыз, хөрмәтле дуслар! Әлеге язмага кем кызыклы исем уйлап таба, шуңа “Татмедиа”АҖнең “Минзәлә-информ” филиалыннан приз!

Менә тагын Яңа ел якынлаша. Кешеләр өчен бәйрәм, ә минем өчен…

Каян Чыршы булып дөньяга килгәнмендер! Каен яисә имән булып тусам соң. Дөрес, каен булу да куанычлы түгел: кышын башыңа җитмәсәләр, язын бөтен татлы суыңны сыгачаклар. Ә менә күршем имәнгә шушы көннәрдә йөз ел тулды, тагын йөз ел торачак әле ул.

Мин төз, матур туганмын шул, шуңа да бәхетем юк. “Матур булып түгел, бәхетле булып туарга кирәк”, дип кешеләр дөрес әйтәләр. Менә хәзер куркудан калтырап утырам: берәрсе килеп кисә башласа..

Сәер дә инде бу кешеләр. Ел буе кагылмыйлар, саклыйлар, сокланалар, “әйләнә-тирә мохит” дип хөрмәт итәләр, "шәһәр һавасын сафландыручы” дип атыйлар… Ә Яңа елга санаулы минутлар калганда, шап – тамырыңа һәм...барысы да юкка чыга...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев