"Илнур" КФХ сының язгы кыр эшләре планнары
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә КФХ, хуҗалык, агрофирма җитәкчеләре, агрономнары үзләренең 2020 елга язгы кыр эшләрен уздыру буенча эш планнары белән таныштырдылар.
“Илнур” КФХсының 1600 гектардан артык сөрүлек җире бар. Быел тагы бу хуҗалыкка шул тирәдә яшәүче авыл халкы 1000 гектарга якын пай җирен шул КФХга бирергә уйлаган. Чөнки бу тирәдә яшәүчеләр терлек асрыйлар, аларга салам, печән һәм ашлыгы кирәк бит. Бу КФХ җирләрне арттыргач “Росагролизинг”тан бер трактор һәм бер “Амозонка” чәчү комплексы сатып алачак. КФХ бүгеге көндә 200 баш савым сыерыннан 3 тонна сөт савып эшкәртү предприятиесенә озата. Бу КФХ да пар җире калдырмый, чөнки көзге культуралар бу җирләрне бик өнәп бетермиләр икән. Бу КФХда сабан культуралары югары уңыш бирәләр, монда гектар куәте 40 центнер тәшкил итә.Быел үстерү өчен ТАНИИСХдан 20 тонна Тулайковская сортлы бодай сатып алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев