Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Интернет белән Минзәлә.ру – бердәм мәгълүмат киңлеге

Яшьләрнең барысы да диярлек виртуаль тормышта "эленеп" тора. Егет-кызлар берьюлы берничә тормышта яши. Ничек кызганыч булмасын, виртуаль тормыш реаль тормышны кысрыклап чыгара. Без шәһәребез яшьләренең виртуальлеккә ничек карауларын ачыкларга булдык. Әлеге сораштыруны без Минзәлә педагогия көллияте студентлары белән үткәрдек. "Сезнең өчен социаль челтәрләрдәге шәхси бит нәрсә ул?" Шушы сорауга түбәндәге...

Яшьләрнең барысы да диярлек виртуаль тормышта "эленеп" тора. Егет-кызлар берьюлы берничә тормышта яши. Ничек кызганыч булмасын, виртуаль тормыш реаль тормышны кысрыклап чыгара.

Без шәһәребез яшьләренең виртуальлеккә ничек карауларын ачыкларга булдык. Әлеге сораштыруны без Минзәлә педагогия көллияте студентлары белән үткәрдек. "Сезнең өчен социаль челтәрләрдәге шәхси бит нәрсә ул?" Шушы сорауга түбәндәге җавапларны ишеттек без студентлардан.

Елена Перепелкина:

- "ВКонтакте"дагы шәхси бит минем өчен төрле кешеләр белән аралашу мөмкинлеге ул. Шул ук вакытта ерактагы дусларым, туганнарым һәм танышларым белән элемтәдә тору чарасы. Биредә "Фән һәм техника", "Психология" кебек төрле паб-ликларда кызыклы мәгълүмат табарга була. Төркемебезне ниндидер үзгәрешләр белән таныштыру, музыка тыңлау мөмкинлеге бар. Фикердәшләр, шулай ук оппонентлар табарга да була. Кайчак ниндидер темага уйга калдырырлык дебатлар укырга була. Үземә килгәндә, азрак булырга тырышам, тере аралашуга ни җитә! Монитор артында утырганчы, дуслар белән шәһәр буйлап йөрү уңайрак.

Алиса Мөхәммәтҗанова:

- Кайчак миңа контакттагы шәхси битем үзем яши торган кечкенә дөньяны хәтерләтә, мин кешеләр белән аралашам. Алар миңа башка планетадагы күршеләр кебек. Кайчак шулай да була: ниндидер көч мине мониторга тартып китерә, көннәр буе контактта утыра алам. Тора-бара ялкыта үзе, социаль челтәрсез дә яшәп була дигән фикергә киләсең.

Айгөл Адгамова:

- Минем өчен контакттагы бит - дуслар белән фото алмашу, аралашу өчен. Болардан тыш социаль челтәр кызыклы фактлар, яңалык белү өчен дә җайлы ысул. Әйтик, кем кияүгә чыккан, ял итәргә барган, эш тапкан һ.б.лар. Шунысын да әйтергә кирәк, социаль челтәр - вакытны кызыклы итеп үткәрү ул, ялгызлыктан коткара.

Р.S. Әңгәмәбез ахырында әңгәмәдә катнашкан студентларның һәрберсе газетаны укымасалар да һәм моны кимчелек дип танысалар да, Интернет аша Татмедиа филиалының Мензеля.ру сайтына еш керүләре хакында әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X