Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Иркәнәштә сихри моң кичәсе

"Яшьлек кайтавазы" дип аталган концерт программасы белән чыгыш ясаган кунак артистлар иркәнәшлеләргә чын мәгънәсендә күңелләргә үтеп керерлек рухи бүләк ясадылар.

Бик күп популяр җырлар авторы, танылган җырчы һәм композитор Флүрә Талипова-Колахмәтова, театр һәм эстрада артисты, юмор остасы Фаиз Майдуллин иҗатташ дуслары белән килделәр Иске Иркәнәшкә.

Әйтергә кирәк, баштарак авыл халкы кунак артистларны ничектер ятсыныбрак кабул итсә дә (хәер, бу теләсә кайсы авылга һәм артистка кагылышлы әйбер), һәр чыгыш, һәр җыр артистлар һәм тамашачылар арасындагы әлеге ятсынуны юкка чыгарып барып, сәхнә-зал арасында берләшү хисен барлыкка китерәлде.

Көчле, моңлы тавышка ия Флүрә Талипова - Коләхмәтова үзенең эчтәлекле, мәгънәле җырлары белән тамашачының моңга сусавын басып кына калмыйча, аны тормыш, язмыш, халкыбыз киләчәге хакында да уйланырга мәҗбүр итә алды.

Җырчының үзенең улы, талантлы гармунчы Илгиз белән бергәлектә халкыбызның яраткан "Шахта көен" үзе гармунда уйнап, үзе җырлап башкаруы аеруча уңышлы булды - шушы номеры белән ул залдагы һәр тамашачының күңеленә үтеп керде. 

Фаяз Майдуллиның да мәзәкләре, юморга бай номерлары да Иске Иркәнәштә тиз генә онытылмас әле. 

Ә чыгышы белән күрше Кызыл Төбәк авылыннан булган, быел Яр Чаллыда Сабантуй гүзәле титулын яулаган Динара Фәрдиеваның биюләре концертка аеруча бер матурлык өстәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X