Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Искәндәр Гыйлаҗев “Тайфун”ы белән быел 8 сабантуенда катнашкан һәм бишесендә беренчелекне алган

Районыбызның Җәмәк авылы егете Искәндәр Гыйлаҗев Чаллы шәһәренең Кама политехника институтының автомеханика факультетында өченче курста укый. Быел Искәндәр "Тайфун" кушаматлы атта 8 сабантуйда катнашып, барысында да призлы урыннар яулады, бишесендә, шул исәптән Минзәлә район сабантуенда да, беренчелекне алды. - Атлар белән кечкенәдән үк кызыксынам, бабам да, әтием дә ат караучылар...

Районыбызның Җәмәк авылы егете Искәндәр Гыйлаҗев Чаллы шәһәренең Кама политехника институтының автомеханика факультетында өченче курста укый. Быел Искәндәр "Тайфун" кушаматлы атта 8 сабантуйда катнашып, барысында да призлы урыннар яулады, бишесендә, шул исәптән Минзәлә район сабантуенда да, беренчелекне алды.

- Атлар белән кечкенәдән үк кызыксынам, бабам да, әтием дә ат караучылар иде. Ә сабантуйларда алты ел рәттән катнашып киләм, - ди Искәндәр.

Атның хуҗасы Нургали Гыйлаҗев тормыш иптәше Рәйханә белән гомере буена терлекчелектә эшләүчеләр. Алар "Тайфун"ны ел буе яхшылап тәрбиялиләр, чабышка әзерлиләр. Яхшы тәрбия алган ат исә хуҗаларын сынатмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев