Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Кадерле бәйрәм

Барлык бәйрәмнәрдән дә матур, кадерле бәйрәм - Әниләр көне икенче санлы "Алтынчәч" балалар бакчасында зурлар төркеменә йөрүче балалар һәм аларның әниләре, әтиләре катнашында билгеләп үтелде.

Әниләргә багышланган моңлы җырлар, алар өчен куелган дәртле биюләр, кунаклар өчен оештырылган конкурслар белән үрелеп барган бәйрәм бик күңелле узды. Ул бәйрәмне татар теле тәрбиячесе Альбина Фәрдиева һәм тәрбияче Илиза Абдуллаева әзерләгән иде.

Бәйрәмдә төрле мультфильм геройларының килүе, сюрпризлы мизгелләрнең булуы балаларда зур кызыксыну уятты. Әниләрнең үзләренә дә конкурсларда катнашу, туган телдә шигырьләр, җырлар башкару бик ошады. Без барыбыз да: әти-әниләр, әбиләр, тәрбиячеләр, башка барлык кунаклар да татар телендә уздырылган бу бәйрәмнән бик канәгать калдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев