Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Калморзада узган яшүсмерләр районара көрәш турнирында 68 көрәшче бил алышты

5 районнан килгән көрәшчеләр биш үлчәү авырлыгында төп приз – тәкә өчен көрәштеләр.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Калморзада узган Авыл көнендә 2009 елдан соң туган балалар арасында көрәш буенча районара турнир узды. Турнирда Минзәлә, Актаныш, Чаллы, Сарман, Мөслим егет һәм кызлары көч сынашты. Әлеге ярыштан бер генә бала да бүләксез китмәде – хәтта җиңелгән балалар да акчалата конверт алды. Призлы урыннар да өчәү түгел, ә дүрт булды. 1 нче урынны алучыга – 10 мең сум, 2 нче урынны алучыга – 6 мең, 3 нче урынны алучыга – 4 мең, 4 нче урынны алучыга 2 мең сум акча салынган конвертлар тапшырылды. Турнирның төп иганәчесе – Калморза хуҗалыгы генераль директоры Алмаз Шәрипов, ә турнирның төп хөкемдары – танылган көрәшче һәм тренер Рәмзил Бәдриев булды.
Көрәшче балаларның күпчелеге махсус көрәш секцияләрендә шөгыльләнгәннәре күренеп тора. Көрәшү алымнарын һәм кагыйдәләрне яхшы беләләр, җиңүгә омтылыш та зур үзләрендә. Шулай да финалга чыгучы егетләрнең зур күпчелеген Минзәлә һәм Актаныш егетләре тәшкил итте. Абсолют батыр булып Актанышның көчле көрәшчесе Әмир Сираев калды һәм ул тәкә белән бүләкләнде.
Яшь көрәшчеләргә тренерлары, әти-әниләре, бәйрәмгә килгән көрәш сөючеләр көч биреп, җан атып утырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев