Кара, чагыштыр, нәтиҗә яса: Минзәлә районында сөт саву динамикасы
Беренче графа – хуҗалыклар һәм андагы сөтчелек фермалары исеме, икенче – 5 декабрьдә савылган сөт(килограммнарда), өченче – узган елның шул чорына караганда артык яки ким (килограммнарда).
Калморза 4300 300
Заиковский 8400 400
Органик групп-Чулман-8662 817
Тулбай 1544 623
Гөлек 0 -454
Тәкермән 3338 348
Куйбышев 3780 300
Органик групп-Минзәлә 4735 -3251
Якты юл 1771 -297
Мәлкән 1609 -809
Мензелинский 1355 -2145
Ярд. хуҗ., КФХлар 7900 900
Район буенча 33997 -834
“Калморза” хуҗалыгында азыкларны баланслап ашаткач, биредә кышкы чорда да һәр сыердан уртача 20,5 килограмм сөт савалар. “Заиковский” хуҗалыгында да сөт җитештерү буенча алга китеш бар, биредә узган елның шул чорына караганда 400 килограмм сөтне артык савалар. Районны артка сөйрәүче хуҗалыкларга “Калморза”, “Заиковский” терлекчеләреннән үрнәк алырга кирәк.
Районыбыз терлекчеләре һәр сыердан уртача сөт савып алу буенча республикада азактан 2 урында таптаналар. Район буенча һәр сыердан көнгә уртача 7,4 килограмм сөт савып алына. Ә инде “Органик групп-Минзәлә” гә караган Юртау фермасында һәр сыер көнгә нибары 1,5 килограмм сөт бирә, бу фермада сыер асраганчы кәҗә асрау отышлырак булмасмы? Кайбер токымсыз кәҗәләрдә кыш көне 1,5 килограмм сөт бирәләр бит. 2014-2018 елларда гына республика программасы нигезендә районыбызда дүрт дистәгә якын сыер абзарлары капиталь ремонтланды. Хәзер инде фермаларыбызда эш шартлары да яхшырды. Бары тик күңел биреп эшләргә генә кирәк. “Органик групп”ка караган хуҗалыкларда хезмәт хакы бирү буенча тоткарлыклар бар, әмма дә ләкин бу вакытлы күренеш. Хуҗалыкларда малларны ашату өчен азык җитәрлек. Булган азыкны дөрес итеп кулланып төрле өстәмәләр белән баетып, баланслап ашату зарури. Нәсел һәм орлыкландыру эшен үз агымына куярга ярамый. Мөгезле эре терлекләрнең сакланышы, алар өчен азык рационнары төзүгә дә зур игътибар бирергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев